Битлекләрне салдыралар. Кайсы төбәктә?

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов социаль челтәрләрдә турыдан-туры эфир барышында төбәктәге битлек режимы 12 февральдән башлап тәкъдим формасында булачагын әйтте, дип РИА Новости хәбәр итә.

«10 февральдә җәмәгать туклануы биналарының, кинотеатрларның, театрларның, театр-концерт һәм мәдәни-ял учреждениеләренең эш режимына карата чикләү бетерелә. Спорт ярышлары төрле яшьтәге кешеләр өчен рөхсәт ителәчәк, бирегә 65+ категориядәге кешеләр керми, шулай ук тамашачыларның залларның яртысын гына тутыруы саклана», — ди төбәк башлыгы.

Шулай ук Удмуртиядә никах теркәүгә чакырырга мөмкин булган кунаклар санын егермегә кадәр арттырганнар.

Балалар бакчаларында персонал белән бергә ата-аналар, куркынычсызлык чараларын мәҗбүри үтәп, чараларда әти-әниләр катнаша аламы-юкмы икәнлеген билгеләргә хокуклы. Шул ук хәл өстәмә секцияләргә һәм түгәрәкләргә дә кагыла. Коллектив һәм ата-аналар карары буенча дәресләр яңартылырга мөмкин.

Чыганак: "Татар-информ" МА

Бәйле