Нәбирә Гыйматдинова: «Халык укысын дип зәвыксыз язмалар биреп, бүген игътибарны җәлеп итеп була, әмма иртәгә ул онытылачак»

Бу атнада “ВТ”ның җомга санында язучы Нәбирә Гыйматдинова белән саллы әңгәмә дөнья күрәчәк. Аннан бер өзекне тәкъдим итәбез.

– Бөтен җирдә яраклашу бара түгелме, Нәбирә апа? Матбугатта, сәхнәдә, әдәбиятта…

– Яраклашырга ярамый. Халык укысын дип зәвыксыз язмалар биреп, бүген игътибарны җәлеп итеп була, иртәгә ул онытылачак. Кирәкме матбугатка, язучыга, артистка арзанлы ысул? Шәхсән миңа кирәкми. Бүген мин әсәр язам. Өченче ай язам инде. Чөнки уйлап язам, яраклашыр өчен түгел. Үзем аша үтә икән, ул укучысын табачак. Минем үземнең эчемдә дә коточкыч цензор утыра, ул һәр җөмләгә бәйләнә. Агач тел белән язып, укучыны абындырырга ярамый.

– Язучыны бүген нәрсә борчый? Язучы белән сәясәт бергә булырга тиешме?

– Бик күпләр сәясәтне урамга чыгу, лозунглар кычкыру дип уйлый. Андый чараларга да чыгам, катнашам, Хәтер көненә дә йөрим. Тел мәсьәләсендә язучы алдан барырга тиеш. Ләкин мин язучы сәясәткә бәйләнергә тиеш дип санамыйм. Тел, милләт мәсьәләсендә язучы үз сүзен әсәрләре һәм публицистика аша җиткерә.
Бүген язучыны борчырлык мәсьәләләр бик күп. Әдәбиятның төссезләнүе борчый. Күтәреп алырдай әсәрләр аз, булганын да күтәрә белмибез, дөньяга чыгармыйбыз.

Язучының абруе бөтенләй төште. Абруйны күтәрү әллә ни авыр түгел. Әйтик, җитәкчеләр белән очрашуда Президент язучының фәлән әсәрен шәп дип әйтсә, аны бөтенесе укыячак. Газетаны да шулай ук күтәреп була. Чөнки кеше «өстән» сүз көтә. Ул еллар буе шуңа өйрәтелгән инде.

Китап тарату – чәйнәлеп-чәйнәлеп тә эшләнмәгән мәңгелек темаларның берсе. Чөнки Язучылар берлегендә пропаганда бүлеге юк. Заманында сүз булды, берлектә китап кибете дә булыр диделәр, оешмый калды. Безнең язучылар, төркем белән каядыр барып, ниләрдер карап, сөйләшеп кайтудан ары уза алмыйлар.

Чыганак: "Ватаным Татарстан" сайты

Бәйле