Түбән Камада 7 яшьлек кызны мыскыл иткән яшүсмер кулга алынган

Түбән Камада 7 яшьлек кызны мыскыл иткән яшүсмерне кулга алганнар. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Билгеле булганча, Түбән Камада 16 яшьлек яшүсмер җиде яшьлек кызны мыскыл иткән. Булган хәлдән соң «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлеге коточкыч вакыйга 10 гыйнвар көнне көндез Табеев урамында булган. Таудан шуып төшеп уйнаган җиде яшьлек кыз янына яшүсмер килә һәм аны куаклыклар ягына тарта башлый. Әлеге вакыйгага шаһит булган ир тиз арада бирегә чаба.

Түбән Кама прокуратурасы яшүсмерне сак астына алу турындагы үтенечне хуплаган. Нәтиҗәдә, суд аны 9 апрельгә кадәр ике айга кулга алган.

Чыганак: "Шәһри Казан" сайты

Бәйле