Фазлыевлар УЗИга барган. Азат: «Бала бик симпатичный, миңа охшаган»


Җырчылар  УЗИга барып, туачак балаларының җенесен белеп кайткан.

“Дулкынландыргыч көн булды… Әни кешегә иң мөһиме — баланың дүрт саны да төгәл булсын. Җенесе турында мәгълүмат — видеода. 23 февраль минем туган көндә якыннар белән гендер-пати ясыйбыз. Хәзер түземсезлек белән шул көнне көтәбез.

Ә конвертны бүген үк кондитерга һәм шарлар кабартучыга илтеп бирәбез. Америка якларыннан килгән йола, әмма бик күңелле: шарны шартлатасың, ә аның эченнән бизәкләр чыгачак. Зәңгәр икән, димәк, малай. Алсу төс булса — кыз. Ә кондитер зәңгәр яисә алсу төстә торт пешерәчәк”, — дип язган Алсу социаль челтәрдә.

Чыганак : "Шәһри Казан" сайты

Бәйле