Нәзарәтнең Коръән мәгънәләре тәрҗемәләре – хәзер мобиль кушымталарда! Бушлай!

-- Лейла
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты дин кардәшләребезнең күпсанлы үтенечләрен истә тотып, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында татар һәм рус телләрендә Коръән мәгънәләре тәрҗемәләренең 2 яңа мобиль кушымтасын булдырды.

“Нәзарәт татар һәм рус телләрендә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен берничә форматта чыгарып өлгерде: китап, аудиоверсия, мобиль кушымта, – дип билгеләп уза Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Әлеге фундаменталь хезмәтләр интернетка бушлай күчереп алу өчен куелды. Шул рәвешле, хәзер Россиядә һәр мөселман кешесе динебезнең хакыйкый кыйммәтләрен һәм Раббыбызның сүзләрен аңлый алсын өчен барлык мөмкинлекләр тудырылды. Әлеге киңкүләм проектны мөфтият бары Аллаһ ризалыгы өчен тормышка ашырды”.

“Коран. Тафсир” һәм “Коръән. Тәфсир” мобиль кушымталары смартфоннар өчен iOS һәм Android базасында эшләнгән. Аларны Play Маркетта һәм App Store-да түбәндәге сылтамалар буенча йөкләп алырга мөмкин:

Кушымталарны андроидтан эзләгәндә, “Коран. Тафсир” исеме янәшәсенә ДУМ РТ сүзләрен дә өстәп язарга кирәк.

Мобиль кушымталар уңайлы интерфейста, күңелгә ятышлы дизайн һәм аңлаешлы итеп эшләнүе белән аерылып тора. Кушымталар Коръән сүрәләре исемлеге белән ачыла. Исемлектә шулай ук сүрәләренең тәрҗемәләре, аларның иңү чоры һәм аятьләр саны күрсәтелгән. Моннан тыш, һәрбер кулланучы кушымталар интерфейсын үзенең зәвыгы буенча көйли ала: төп текст яки сылтамаларның шрифтларын зурайту һәм фон төсен үзгәртү мөмкинлеге бар. Шулай ук киркәле аятьне саклап кую мөмкинлеге да каралган, анда үзең өчен иң мөһим аятьләрне билгеләргә һәм кабаттан аңа кайтып укырга мөмкин.

Якын киләчәктә мобиль кушымталар аудиоверсия белән дә тулыланачак.

“Коран. Тафсир ДУМ РТ” һәм «Коръән. Тәфсир” мобиль кушымталары “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмаларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү буенча “Хозур” нәшрияты эшчәнлегенең дәвамы булып тора. Моңа кадәр басмалар төрле китап форматларында, аудиоверсия һәм Коръән-каләм булып дөнья күрде.

Белешмә.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” фундаменталь хезмәтләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора. Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Коръәннең мәгънәлерен шундый рәвештә татар һәм рус телләренә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә.

Чыганак: ДУМ.РТ

Бәйле