«Җырлыйк әле» не алып баручы Азат Кәримов: «Бүгенге көнгә кадәр беркемгә дә “әти” диеп эндәшкәнем юк»

Бу пар турында “бирсә дә бирә икән Аллаһы Тәгалә моңны һәм талантны” диясе килә. ТНВ каналында “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручы моңлы дуэт Алинә һәм Азат Кәримовлар күп артистларга үрнәк булырлык. Үзләрен тотышы буенча да, башкару буенча да.

Азат, син – әтисез үскән бала. Ир-ат тәрбиясе булмавы үзен сиздердеме?

— Мин тумышым белән Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан. Әби-бабай һәм әнкәй тәрбиясендә үскән бала. Авызымда “әти” дигән сүз бөтенләй булмады. Бүгенге көнгә кадәр беркемгә дә “әти” диеп эндәшкәнем юк. Тормышны ничек бар, шулай кабул иттем. Беренче сыйныфта укыганда, март башында бабай үлеп китте. Менә шул вакытта ир-ат тәрбиясе җитмәве тоела башлады. Күңелдә ямансу хисләр туа иде. Әнием белән әбием өстендә булган ир-ат хезмәте беренче сыйныфта укучы Азатка калды. Әни колхозда шикәр өчен дип чөгендер пайлары ала иде. Чүп утарга, сирәкләргә әнигә ярдәм иттем. Көндез эссе булгач, төнлә ай яктысында эшләп, көтү куганда кайта идек. 3 класстан колхоз көтүе көттем, 5 сыйныфта (1,5 кир) үлән кискече аткан үләнне арбада таратып тора идек. Беренче эшләп алган акчама спорт костюмы алганым хәтердә. Төсле тимер сатып, дустым белән уртак мотоцикл алдык. Бу әле 5 сыйныфка кадәр генә. Мин язмышыма бик рәхмәтлемен, чөнки бу юлны үтмәсәм, мин бүгенге Азат булмас идем. Әлфия Авзаловадан “моң каян килә?” дип сорагач, “моң ул авырлыктан килә” дип җавап биргән. Үземне авырлыклар аша үттем диясем килми. Шулай да якыннарымны югалту, китек урыннар бар. Сынаулар аша бүгенге көнгә килүем шактый чыныктырды мине.

Бабаңнан нинди һөнәр өйрәнеп калдың?

— Бабам турында бик озак сөйләп була, бабам – легендар кеше, ул ике тапкыр Бөек Ватан сугышына барып кайткан. Ул — укытучы, спортчы, умартачы, аучы, балыкчы. Минзәлә театрында артист булып эшләп алган. Төрле уен коралларында уйный иде. Үз куллары белән ясаган скрипкасыда булган.  Дүрт яшемдә бабамның көзге каршына утыртып, гармун төймәләрен өйрәткәне истә. Башта “Шахта”ны, аннары “Эх, алмагачлары”н өйрәтте. Башта ул мине үзе белән ветераннар очрашуларына алып барып, гармунда уйната иде, аннан үзем генә балалар бакчасында гармун уйнап җырлап чыгыш ясадым. Миңа 7 яшь булганда, бабай янында уйнап, җырлап утырган зур истәлек — видеоязма бар. Без аны быел республика буенча булачак сольный концертларыбызда кулланабыз, Аллаһы боерса…

Әниең бик иртә гүр иясе булган. Бүгенге көндә терәк булырдай туганнарың бармы?

— Әнкәй 2012 елда яман чирдән үлеп китте. 1964 елгы иде. Соңгы ярты елда Казанда бергә яшәдек, театрларга, концертларга йөрдек. Ул бу чирен тәгаен белмәде. Кечкенәдән хәтерлим, табиблар аңа Казанга тикшеренергә юллама бирә иде, тик әнкәй “үтә ул” дип бармады. Табибларның сүзенә артык игътибар бирмәде, хастаханәгә барырга яратмады. Тик беркөнне барыбыз да нәрсәдер ашапмы агуландык, кизү йөри иде. 2-3 көннән без терелдек, әмма әнкәйнеке узмады. Ул һаман “үтә, улым” диде. Ләкин кинәт хәле начарланып, хастаханәгә эләкте. Аңына килә алмыйча китеп барды. Гаиләдә бердәнбер бала булсам да, туганнарым күп, Аллаһка шөкер. Төп нигезебез сакланды. Әниләр гаиләдә 7 бала булган, бүген шуларның өчесе генә исән-сау. Күрешеп, аралашып яшибез.

Әниең дә бик матур җырлаган дип беләм.

— Әнкәй Мөслим районы данын республика күләмендә яклаган, зур артистлар белән гастрольләрдә йөргән. Заманында Чаллыда җыр фестивалендә Салават Фәтхетдинов белән бергә беренче урынга лаек булган җырчы ул. Әнкәй минем белән йөкле булганда, 8 айга кадәр сәхнәдә чыгыш ясаган. Кая гына барсам да, әниемне матур итеп искә алалар. Аның бормалары, үзенчәлекле йомшак тавышы искиткеч иде.

Алинә белән ничек таныштыгыз?

— Безнең танышу кызык булды, үзе бер тарих. Мин Алабугада икенче курста укыганда, Чаллыда беренче тапкыр “Татар моңы” конкурсы узды. Без дә бардык, бәлки әзерлек тә ул кадәр көчле булмагандыр, җырчылардан берәү дә узмады. Күпмедер вакыттан соң укытучыбыз: “Татар моңы-2009” конкурсында Алинә Прокофьева исемле кыз Гран-при алды”, — дип аның чыгышы турыда шаккатып сөйләде. Бу исем үзем дә сизмәстән күңелгә салынды. Алдагы конкурсларга бик җитди әзерләнеп, репертуарга “Уел”, “Рамай” сыман озын көйләр туплап, Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова (Әлфия апа үзе дә шунда иде), Фәнис Яруллин конкурсларында катнаштым. Барысында да Гран-при алдым. 2010 елда Башкортстанга “Дуслык моңы”на бардык. Казаннан Алинә Прокофьева бара, диделәр. Чыгыш ясарга чират җиткәч, сәхнә артына килеп бастым. Ә анда бер кыз елап басып тора. Янына килеп өлгермәдем, күкрәгемә сыенып елап җибәрде. “Нәрсә булды?” дип сорагач, “Җырлаганда, бер урында нотаны сузып бетерә алмадым”, — диде. Мин аны тынычландырырга, юатырга тырыштым. Гала концерттан соң бүләкләү өлешендә Алинә Прокофьева исеме яңгырады, шулчак мин теге сәхнә артында елап басып торган чибәр кызның Алинә булуын аңладым. Беренче күрүдән үк күңелемә кереп калды бу сөйкемле елак кыз. Конкурс узгач, сәхнә артында бер-беребезне тәбрикләп аралашып алдык, мин Алинәнең номерын сорап алдым.

Алинәгә шалтыраттыңмы соң?

— Ул вакытта йөргән кызым бар иде. Рус кызы иде ул. Ләкин мөнәсәбәтләр бер елдан соң өзелде. Шуннан телефонда “запас”та торган, күңелемә якын дип тойган кешегә — Алинәгә шалтыратырга булдым. Ул теге чакта ук шалтыратуымны көткән икән. Озак кына телефоннан сөйләшеп, бер-беребезне яхшырак өйрәндек. Казанга килгәч очраша идек. Ул Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укыды. Кабан күле буенда учаклар ягып ял иткән чаклар әле дә истә. Шулай итеп, очраша башладык. 2010 елда мин Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем.

Кайчан өйләнештегез?

— 2013 елда никах укыттык. 2014 елда рәсми рәвештә өйләнештек. Туйны Чаллыда үткәрдек. Азалина һәм Гөлмәрьям исемле ике кыз үстерәбез.

Азат, яшь булсагыз да, инде йорт җиткергәнсез. Ярдәм итүчеләрегез бармы?

— Алабугада укыганда ук рестораннарда җырчы, ди-джей булып эшләдем. Тәҗрибә тупладым, тавыш кую һөнәрен үзләштердек. Мәҗлесләргә чакыра башладылар. Алабуга көллияте директоры Әлфирә Гыйлмулла кызы мине гел үз улыдай күреп, һәр өлкәдә миңа ышаныч биреп торды. Бүген дә бар яктан да ярдәм итә килә. Казанга килгәч тә, эш бетмәде. Кырмыска кебек тырыштык-тырмаштык. Икенче курста укыганда үз машинабызны алдык. Алинә белән башта авылларда, аннан 2-3 ел тирәсе шәһәр-районнарда концертлар куеп йөрдек. Нигездә театральләштергән концерт ясый идек. Яшьләр генә булуыбызга карамастан, тамашачы аягүрә басып алкышлап озатып кала иде. Мөслимдәге фатирны сатып, Казанның бер бистәсендә җир алдык. Кредит алып, йортны җырчылар, баянчылар, биючеләр, режиссерлар, кыскасы, дусларым белән үз кулларыбыз белән күтәрдек. Декабрьнең карлы-буранлы көнендә түбә яптык. Җил кызарткан бит белән башта дәрескә, кичен концертка чаптык. Ремонтны Алинә белән икәү иңне иңгә куеп башкарып чыктык. Үзең эшләгәч, ул бик кадерле була. Бәлки бу төзелеш эшләре сәхнәдән безне читләштергәндер, әмма без беркайчан да популяр булырга омтылмадык. Башта профессиональ белем һәм рухи яктан үсеп җитү мөһмерәк иде.

Ни өчен фатир алмадыгыз?

— Миндә “фатирмы, әллә йортмы?” дигән икеләнү бөтенләй булмады. Авылда үскән егет буларак, җиргә басып йөрүне кулайрак күрдем. Консерваториядә укыган чакта арендалы фатирда яшәдек. Дәрескә әзерләнгәндә дә җырларга туры килә иде. Күрше фатирда яшәүчеләр безнең тавышка гел зарлана иде. Мин яшәгән фатир Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, театр артисты Роберт Галиевныкы булып чыкты. Бергә яшәүче дустым, җырчы Илнат Фәрхуллин белән Роберт абыйга баргач кына аның фатирында яшәгәнебезне белдем. Роберт абый мине үз баласыдай якын күрде, акча булмаган чакта фатир өчен акча да алмый иде. Мин аны икенче Илһам Шакиров дияр идем. Роберт абыйны да, Илһам Шакировны кебек үк, татар яшәгән һәркайда беләләр. Аның театрында уйнаган артистлар хәзер югары урыннарда эшли.

Бүгенге көндә үзегезне ни дәрәҗәдә профессиональ җырчылар дип саныйсыз?

— Дөньядагы иң талантлы кешегә дә бары 15 процент кына талант бирелә. Кемгәдер ул 1 процент кына бирелә, ләкин аның белән дә рәхәтләнеп җырларга мөмкин. Кешегә 100 процент профессиональлек күп еллар дәвамында үз өстеңдә эшләү, тырышу, уку һәм халыкка хезмәт итү нәтиҗәсендә генә киләдер.
Азат, яшь җырчылар булсагыз да, репертуарыгызда ретро җырлар өстенлек итә… “Мин нигә борынгы җырларга тартылам икән соң?” дигән сорауга җавап эзләп, җыр-моң — ул ата-бабаларыбызның безгә булган тәрбиясе, вәгазе, йолалары, дине, тарихы, җыр-сәнгать аша безне яхшы гамәлгә этәрүләре, дигән фикергә килдем. Без әлеге мирасны заман тәлапләренә туры китереп, ләкин милли үзенчәлекләрен, рухын саклап алдагы буыннарга тапшырырга тиеш.

Син бит әле аранжировка остасы да?

— Бүгенге көндә Татарстанда аранжировка өлкәсе яшь бала дәрәҗәсендә. Тәҗрибәле 3-4 кеше генә бар. Ә тавыш яздыруга килгәндә, тагын да кызганычрак. Элек әлеге өлкә күпкә югарырак дәрәҗәдә булган. Үзем инде 10 ел тирәсе әлеге өлкәне үзләштерә барсам да, әле үсәсе дә үсәсе. Үзебез башкара торган җырларның аранжировкаларын үзем ясыйм. Кайчак көйләрен дә үзем иҗат итәм. Элек башка артистларга да аранжировкалар ясаган булсам, 3 еллап тирәсе үзебезгә генә эшлим, чөнки аның өчен бик күп илһам һәм вакыт кирәк. Бик күп артислар миндә тавыш яздыра. Башкаручыга илһамланып җырлар өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган. Быел, ниһаять, заманча аппаратураларга күчтек.

Алинә белән өч елдан артык “Җырлыйк әле” тапшыруын алып барасыз. Сезнең өчен “Җырлыйк әле” ул нәрсә?

— “Җырлыйк әле” тапшыруындагы хезмәтебез Нәҗип абый Бәдретдиновның бездә өмет күрүеннән башланды. Безгә алып баручы булырга тәкъдим иткәч, “Нәҗип абый, безнең өчен бу — яңалык. Бу өлкәдә үзебезне сынаганыбыз юк дидек. Бу бит шактый зур җаваплылык”, дигәч: “Җиңел булмас, әмма әкренләп тәҗрибә тупларсыз, һөнәрне үзләштерерсез, сез – тырышлар”, — дип текст биреп, кастингка чакырды. Күңелемдә җырчы өчен бу һөнәрнең комачауламаганын аңлый, эшне ярата алсам, аның барлык нечкәлекләрен өйрәнәчәгемне белә идем. Нәҗип абыйның төп шарты – алып баручының татар җыры сәнгате өчен янып-көеп яшәве, һәрнәрсәне тиз арада өйрәнеп, шуны тамашачыларга өйрәтергә сәләтле профессиональ җырчы булуы иде. Читтән карап, “мин дә болай булдыра алам” диючеләр шактый. Ә экран каршына басып, миллионлаган тамашачы өчен сөйләү – бик җаваплы һәм күп көч таләп итә торган хезмәт. “Җырлыйк әле”нең үз мохите бар, “Җырлыйк әле” — ул витамин! Ризык ашап, тәнебезгә сихәт алсак, “Җырлыйк әле”не карап, рухи яктан дәва-сихәт алабыз.

Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак : "Шәһри Казан"

Бәйле