«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең 3 сезонын башлап җибәрә!

-- Лейла

Әлеге проект «ШАЯН ТВ» каналының йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Балаларның кызыксынуы да үз нәтиҗәләрен күрә: бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача!

Проектның төп максаты — татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Алдагы сезон җиңүчеләре инде чын йолдызлар! Алар танылган артистлар беләр берлектә чыгыш ясый, татар лейблларының иң-иңнәре белән хезмәттәшлек итә, клипларда төшә, зәңгәр экраннарда балкый! Республика күләмендә узучы чараларда да «Сәйлән» җиңүчеләре — көтеп алынган кунаклар, аларны таныйлар һәм алар белән сокланалар!

Проектның яңа сезонында катнашыр өчен җырны яздырып, анкетаны тутырып, аны [email protected] адресына юлларга кирәк! Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат, нигезләмә һәм катнашучы гаризасы shayantv.ru сайтында.

 

Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv

 

Бәйле