Диния нәзарәте мөселманнарга коронавирустан вакцина ясатырга рөхсәт итәме?

-- Лейла
ТР мөселманнары Диния нәзарәте эпидемияләр чорында халыкка вакцина ясау мәсьәләсен шәригать ягыннан, шулай ук вируслар һәм йогышлы авырулар белән көрәшү буенча бөтенроссия тәҗрибәсен өйрәнде. Алынган мәгълүматлардан чыгып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте халыкны, шул исәптән мөселманнарны да, яңа коронавирус инфекциясеннән саклау максатыннан, вакцина ясату өлкәсендә заманча казанышларны куллануның рөхсәт ителүе турында хәбәр итә.

Әлеге нәтиҗә кеше гомерен Аллаһы Тәгаләнең бөек бүләге (әманәт) буларак саклау кирәклеге турында белдерүче Коръән һәм Сөннәт, шулай ук шәригать принциплары һәм кагыйдәләре нигезендә чыгарылды. Принципларның берсендә: «Чиктән тыш шартларда тыелганнар рөхсәт ителә”,  – диелә. Шул рәвешле, прививканың составы нинди булуына карамастан, эпидемия шартларында гомерне саклау максатында мөселманнарга вакцина ясатырга мөмкин.

Шул ук вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарга, вакцина ясату турында карар кабул итү өчен, вирусологларга, иммунологларга һәм йогышлы авырулар белән көрәшү мәсьәләләрендә һәм алымнарында компетенцияләре булган башка медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә һәм аларның тәкъдимнәренә колак салырга киңәш итә.

Чыганак: ДУМ.РТ

Бәйле