Татарстанда югалган 12 яшьлек кызларны төнлә паркта тапканнар

Ике укучының югалуы турындагы мәгълүмат 16 февральдә социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булды.

Яшүсмер кызлар Түбән Камада төнлә паркта табалар.

Социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында дүшәмбе, 15 февральдә, Түбән Камада ике 12 яшьлек сыйныфташ кызларның югалуы хакында мәгълүмат таралган. Укучы кызлар элемтәгә чыкмаганнар һәм аларның кайда икәнлекләре турында берни дә билгеле булмаган. Ата-аналарының бу вакытта ниләр кичергәнен бер Ходай гына белә.

«Кызларны шәһәр паркларының берсендә төн уртасында таптылар. Балалар зыян күрмәгән. Аларны әти-әниләренә тапшырдылар», дип аңлаттылар Эчке эшләр министрлыгында.

Чыганак: "Шәһри Казан" сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий