Татарстанда кайчан җылыта? 

Әлегә аномаль салкыннар дәвам итә. 23 февральдә атнаның иң салкын көне булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Киләсе атна азагында Россиянең Европа өлешендә һава температурасы 0 градуска кадәр җылытачак, дип яза “РИА Новости” РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.

“Һава температурасы күтәреләчәк. Атна азагында 0 дән – 5 кә кадәр булачак. Бу Россиянең Үзәк өлешенә кагыла”, – дип аңлатма биргән Вильфанд.

Алдагы биш көндә исә Россиянең Көнбатыш чикләреннән алып, Тын океан яр буйларына кадәр аномаль суыклар көтелә. Иң салкын көн 23 февральдә булачак. Һава температурасы – 33 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.

Чыганак : "Шәһри Казан" сайты

Бәйле