Бүген якынча 11:50 сәгатьтә Балык Бистәсе – Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 чакрымында “Киа” автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як хәрәкәт итү полосасына чыккан, биредә “Лада” автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, “Киа” автомобиле йөртүчесе, 1951 елгы ир-ат, шулай ук 1990 елгы”Лада” автомобиле йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлакәт урынында алган җәрәхәтләрдән вафат булган.
Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, килеп чыккан хәлнең бар нечкәлекләре ачыклана.
Фото: “Шәһри Казан” сайты
Чыганак: "Шәһри Казан"
–
–