Балык Бистәсе районында коточкыч фаҗига…

Бүген якынча 11:50 сәгатьтә Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 чакрымында «Киа» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як хәрәкәт итү  полосасына чыккан, биредә «Лада» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Киа» автомобиле йөртүчесе, 1951 елгы ир-ат, шулай ук 1990 елгы»Лада» автомобиле йөртүчесе һәм аның  ике пассажиры һәлакәт урынында алган җәрәхәтләрдән вафат булган.
Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, килеп чыккан хәлнең бар нечкәлекләре ачыклана.

Фото: «Шәһри Казан» сайты

Чыганак: "Шәһри Казан"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий