Айгөл Бариева: «Миңа һәрвакыт тиз кирәк»

26 февраль – Халыкара салмаклык көне буларак билгеле.  Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариевага салмаклык хасмы? Ул болай диде:

– Мин – бик ашыгучан кеше. Миңа һәрвакыт тиз кирәк: тиз пешсен, тиз эшләнсен, тиз ясалсын, тиз нәтиҗә бирсен. Әтием дә шундый иде, кызу канлы булды. Кешеләрне дә ашыктырганым бар. Үземнекеләрне дә ашыктырып торам. Моның дөрес булмавын да аңлыйм инде. Туктап, сабыр итеп, көтәргә кирәк икәненә төшенә башладым. Иң кирәкле нәрсә – сабырлык. Яшь барган саен, сабырлыкка күбрәк өйрәнәсең. Ашыкмаска кирәк, һәр нәрсә үз җае белән барырга тиеш. Нидер барып чыкмый икән, аның әле вакыты җитмәгән, димәк. Артык акырын кешеләрне аңламыйм. Җитез кешеләрне яратам.

Чыганак : "Ватаным Татарстан"

Бәйле