Россия халкының хезмәт хакын яңача санаячаклар?

Россиялеләрнең хезмәт хакы турындагы белешмә мәсьәләсе статистик мәгълүмат кына исәпкә алынуы белән бәйле.

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Ветлужских URA.RU сайтына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде, дип яза РИА Новости.

Депутат билгеләп үткәнчә, медиана хезмәт хакын исәпләү дөресрәк булачак. Бу сан хезмәт хакының урта арифметик күрсәткеченнән өчтән бер өлешкә кимрәк.

«Мониторинг үткәрсәң, берничә төп момент күренәчәк: нормадан тыш эшләнгән вакыт исәпкә алынмый, урта статистик хезмәт хаклары буенча дифференциация зур, керемнәрнең төрләре һәм аларны исәпләүгә кагылышлы методик кимчелекләр бар», — дип белдерде ул.

Элегрәк «Работа.ру» сервисы, тикшеренү үткәреп, хезмәт хакы буенча Россиянең кайсы шәһәрләрен иң яхшысы буулын ачыклаган иде. Нәтиҗәдә, Мәскәү (респондентларның 86 проценты шул шәһәрне атаган) – беренче, Санкт-Петербург (29 процент), Новосибирск (җиде процент) өченче баскычта урнашкан, диелә хәбәрдә.

Чыганак : "Татар информ"

Бәйле