Фуат Әбүбәкеров Камал театрының музыка бүлеге мөдире һәм дирижеры вазифаларыннан китә. Театрының музыка бүлеге җитәкчесе итеп Данияр Соколов билгеләнәчәк.
«Фуат Әбүбәкеров театр штатында киңәшче вазифасында кала. Ул Данияргә консультацияләр бирәчәк.
- Безгә театрның музыкаль традицияләрен саклау бик мөһим», — дип яңалыкны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләре белән шәрехләде хәбәрне театрның матбугат үзәге.
2019 елның ноябрендә Фуат Әбүбәкеровка 75 яшь, Камал театры оркестрына 50 еллык уңаеннан юбилей кичәсе үткәрелгән иде.
Данияр Соколов — пианист, «Sforzando» башкару сәнгатен үстерү фонды һәм «Sforzando» яшьләр оркестры директоры, җырчы Мөнир Соколовның улы.
Фото: «Татар-информ» МА
Чыганак: "Татар-информ" МА