Өстәмә ял кемгә тәтер?

Беренче төркем инвалидларны караган россиялеләргә үз хисапларына өстәмә рәвештә ике атналык ял бирергә мөмкиннәр.

Федерация Советы даими нигездә гаилә әгъзаларын кайгыртучылар өчен ташламалар турында закон проекты әзерләгән. Хәзерге вакытта документ Хөкүмәт каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты каравында.

Экспертлар тәкъдимне уңай яктан бәяләсә дә, аның кемнәргә кагылачагын төгәл билгеләргә кирәклеге әйтелгән.

Хәзерге вакытта хезмәткәр, 14 яшькә кадәрге ике яки аннан да күбрәк баласы, яисә балигълык яшенә җитмәгән инвалид баласы булса, күмәк килешү белән беркетелгән очракта түләнми торган ял алырга мөмкин. Бу шулай ук 14 яшьтән кечерәк бала тәрбияләүче ялгыз әниләр яки әтиләргә дә кагыла.

Чыганак: "Татар- информ" МА

Бәйле