Начар күрә торган җырчы Альбина Абрамова әни булырга җыена!

Күрми торган җырчы Альбина Абрамова бәби көтә. Бу шатлыклы вакыйга белән котлап, булачак әнинең хәлләрен белешеп Альбинаның үзенә шалтыраттык.

“Аллаһка шөкер, йөклелек чоры бик әйбәт уза. Үземне яхшы хис итәм. Әни булу бәхетен насыйп иткән Аллаһы Тәгаләмә, язмышыма рәхмәтлемен. Башка артистлар баланың малаймы, кызмы булуын яшерә. Мин исә яшермим, без кыз көтәбез. Исемен дә уйлап куйдык, әмма анысы әлегә сер булып калсын. Тугач та, хәбәр итәрбез, Аллаһы боерса”, — дип сөйләде безгә Альбина.

Сабый апрель ахырында туар дип көтелә. Башта яшь гаилә Альбинаның укуы тәмамлангач кына бала алып кайтырга планлаштырган булган. “Ләкин язмыш үзенчә хәл итте”, — ди җырчы.

Исегезгә төшерәбез, Альбина Абрамова узган елның 28 сентябрендә сөйгәне Рөстәм белән никах укытты.

Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак : " Шәһри Казан" сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий