Беренче мәхәббәт, үкенечле язмышлар хакында күп языла. Араларында ниндиләре генә юк. Курсташымның сөйләгәннәре һич онытылмый, мәхәббәт тарихын сезгә дә сөйләргә булдым әле.
Зифа буйлы, сылу, мөлаем Динә унынчы сыйныфта укыганда беренче тапкыр ныклап гашыйк була. Җәйнең кояшлы бер көне. Ул гадәттәгечә укудан кайтып килә. Үзләре яшәгән урамга таба борылгач, күрә: бер капка төбендә бик күпләп егетләр җыелышканнар. Динә алар яныннан тыныч кына үтеп китмәкче була, тик шунда аңа бер егет, ягымлы итеп: “Сылукай, исемең ничек?” дип дәшә. Моңа кадәр бу егетне бер дә күргәне булмаган Динә, оялып кына, җавап кайтара. Егет шәһәрдән кунакка кайткан Айдар булып чыга. Ә беркөнне клубтан ул Динәне озата кайта. Яшьләр матур гына очрашып йөри башлыйлар.
Берничә көннән исә Айдарның дусты Марат армиядән ялга кайтып төшә. Солдат егете кичен үзләре капка төбенә дусларын җыя. Бергәләшеп кич утыралар. Марат кич буе Динәдән күзен алмый, кызның да күңелендә тынычлык бетә. Ул үзенең гашыйк булганлыгын аңлап ала. Озакламый, Маратның отпускасы бетә, һәм ул кире армия сафларына китеп бара. Тик егет Динәнең йөрәгенә ут салып калдыра. Кызның бит әле мәктәпне тәмамлыйсы бар, алда имтиханнар көтә. Инде Айдарга да армия сафларына чакыру кәгазе килеп төшә. Динә йөргән егетен хәрби хезмәткә озата, арада хатлар йөри башлыйлар. Үзе сөеклесенә хат яза, ә үзенең күңелендә – Марат. Нәрсә соң бу? Динә аптырашта кала. Күңеле белән дөрес эшләмәгәнлеген аңласа да, йөрәге башкача тибә.
Көн артыннан көн үтә. Кыш җитә. Урамда ябалак-ябалак кар ява. Беркөнне мәктәптән кайтып килгәндә, янә таныш күренеш кабатлана. Марат яшәгән йортның капка төбенә егетләр җыелышканнар. Динәнең йөрәге дөп-дөп тибәргә тотына, ул дулкынлана башлый. Әйе, Марат армия хезмәтен тутырып кайткан. Егет, кызны күрүгә, аны йомшак итеп кочагына ала һәм капка төбенә кадәр озатып куя. Кич кабат очрашырга вәгъдә бирешәләр. Яшьләр, шулай итеп, очраша башлый.
Динә Айдарга хатларын хәзер сирәгрәк яза инде, ә бераздан арадагы хатлар бөтенләй туктала. Динәгә Марат белән рәхәт. Сөйләшеп, сүзләре дә бетми.
Кызның мәктәпне тәмамлар көннәре дә якынлаша. Ул югары уку йортына китәргә әзерләнә. Яшьләр бергә булырга дигән ныклы карарга киләләр. Ә кыз беренче курсны тәмамлауга, Марат Динәгә тәкъдим ясый.
… Инде Айдар да армиядән кайта. Аның нәкъ менә Динә исемле кыз белән очрашып йөри башлаганын иптәш кызлары Динәгә дә җиткерәләр. Барысы да үзеннән-үзе хәл ителде кебек. Тормыш дәвам итә. Марат белән Динә туйга әзерләнеп йөргәндә, шомлы хәбәр ирешә. Айдар, юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале төстә вафат булган. Динә Айдар алдында үзен гаепле тоя. Шул хис аңа һич тә тынгылык бирми. Тик, язмыштан тамыш юк, диләр.
Марат белән Динә өйләнешәләр. Мәхәббәт җимешләре – беренче сабыйлары дөньяга килә. Яшь әни бик тә бәхетле. Тик, күпмедер вакыт яшәгәч, иренең үзенә карата салкынаюын сизә ул. Ир өйгә төн кунарга да кайтмый башлый. Динә караңгы төннәрне тәрәзә төбендә уздыра, меснәп йоклап яткан мәхәббәт җимешләре – улына карап, Маратын көтә. Бу инде Динәнең йокысыз төннәренең беренчесе генә түгел. Күзенә йокының әсәре дә кермичә, тулган айга карап, очсыз-кырыйсыз уйлар диңгезендә шактый йөзә ул. Ә бәлки, Айдарның күз яшьләре төшкәндер? Шикләнүләре аны үзеннән- үзе иксез-чиксез дәрьяга әйди. Динә белән Марат нинди бәхетлеләр иде бит. Алар тормышына сокланмаган кеше булмагандыр. Күз тигәндер, диючеләр дә булды. Мәхәббәтләре мәңге дә сүнмәс, сүрелмәс кебек тоелган иде бит. Төннәр буе кая йөри соң ир? Нигә өендә ямь югалды? Шулай йокысыз, икеләнүле, әрнүле бик күп көннәр, төннәр уза. Динә сабыр гына төеннең сүтелешен көтә. Авыр, бик авыр була аңа. “Барыбер ахыры булырга тиеш!” – ди ул һәм киләчәккә өмет белән карый.
Альбина Сабирова
Чыганак: "Ватаным Татарстан"