Ришат Төхвәтуллин: «Көнләшүчеләр артты»

3 март – татар-башкорт эстрадасы йолдызы, популяр җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНның туган көне. Аңа 32 яшь тула. Танылган җырчы турында кызыклы фактлар һәм интервьюлардан өзекләр тупладык.

“Популярлыгымның ике ягы бар. Көнләшүчеләр артты дисәм дә, ялгыш булмас. Тынычлык һәм популярлык төшенчәләрен беркайчан да бер рәткә куеп карап булмыйдыр. Җәмәгать урыннарында да тыныч кына йөрим димә! Үземне билгеле бер кысада тотам”

“Тормышта, бәлки, кырысрактыр мин. Таләпчән дә! Клиплардагыча гел елмаеп кына тормыйм. Урыны белән кешене бастырып та куям, кирәген әйтергә дә мөмкинмен”

“Ә “кара пиар”га килсәк, мин, әлбәттә, моңа каршы! Мин – авылда үскән бала. Әти-әнинең “кеше ни дияр?”, “йөземә кызыллык китермә” кебек сүзләре канга сеңгән. Соңгы вакытта күп кенә танылган шәхесләребез, җырчылар, иҗат әһелләре, халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен, нинди генә адымга бармый. Шуның нәтиҗәсендә халкыбызның гасырлар буена тупланган әхлак кагыйдәләре җимерелә… Без – бай мәдәниятле, үз йөзебез булган халык. Кемнедер кабатлау ник кирәк?”

“Бу егет безне алдамый”, – дип, халык миңа ышана. Башка бернәрсә белән дә бүтәннәрдән аерылып тормыйм. Аллаһы Тәгалә миңа бу тормышта җырчы булырга кушкан, димәк, телисеңме-теләмисеңме, син шушы юлдан барырга тиеш. Ул юлны лаеклы узарга кирәк”

“Сәхнәдә җырлый белмәгән кешеләр дә күп, андыйларны яратмыйм. Профессиональ дәрәҗәсен үстерү өчен өзлексез эшләгән, җырлый белгән, тырыш кешеләрне үз итәм”

“Үземне эш белән күрсәтәм. Кай җирдә усалрак та буламдыр, бирешәсе килми”

“Дусларымны тегенди-мондыйга аермыйм. Журналистлар арасында да яхшы мөгамәләдә булганнары бар. Авылданмы ул кеше, нәни баламы, дәрәҗәле урыннан берәүме – барысын да бертигез күрәм. Кеше сайлап утырмыйм”

Чыганак : "Ватаным Татарстан" сайты

Бәйле