«Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?»

Берен­че мәхәббәт, үкенечле язмышлар хакын­да күп языла. Араларында ниндиләре генә юк. Курсташымның сөйләгәннәре һич онытылмый, мәхәббәт тарихын сезгә дә сөйләргә булдым әле.

Зифа буйлы, сылу, мө­лаем Динә унынчы сый­ныфта укыганда беренче тапкыр ныклап гашыйк була. Җәйнең кояшлы бер көне. Ул гадәттәгечә уку­дан кайтып килә. Үзләре яшәгән урамга таба бо­рылгач, күрә: бер капка төбендә бик күпләп егет­ләр җыелышканнар. Ди­нә алар яныннан ты­ныч кына үтеп китмәкче була, тик шунда аңа бер егет, ягымлы итеп: “Сы­лукай, исемең ничек?” дип дәшә. Моңа кадәр бу егетне бер дә күргәне булмаган Динә, оялып кына, җавап кайтара. Егет шәһәрдән кунак­ка кайткан Айдар булып чыга. Ә беркөнне клуб­тан ул Динәне озата кай­та. Яшьләр матур гына оч­рашып йөри башлыйлар.

Берничә көннән исә Айдарның дусты Марат армиядән ялга кайтып төшә. Солдат егете кичен үзләре капка төбенә дус­ларын җыя. Бергәләшеп кич утыралар. Марат кич буе Динәдән күзен алмый, кызның да күңелендә ты­нычлык бетә. Ул үзенең гашыйк булганлыгын аңлап ала. Озакламый, Маратның отпускасы бетә, һәм ул кире армия сафла­рына китеп бара. Тик егет Динәнең йөрәгенә ут са­лып калдыра. Кызның бит әле мәктәпне тәмамлыйсы бар, алда имтиханнар кө­тә. Инде Айдарга да ар­мия сафларына чакыру кәгазе килеп төшә. Динә йөргән егетен хәрби хезмәткә озата, арада хатлар йөри башлыйлар. Үзе сөеклесенә хат яза, ә үзенең күңелендә – Марат. Нәрсә соң бу? Динә апты­рашта кала. Күңеле белән дөрес эшләмәгәнлеген аңласа да, йөрәге башка­ча тибә.

Көн артыннан көн үтә. Кыш җитә. Урамда ябалак-ябалак кар ява. Беркөнне мәктәптән кайтып килгәндә, янә та­ныш күренеш кабатлана. Марат яшәгән йортның капка төбенә егетләр җыелышканнар. Динәнең йөрәге дөп-дөп тибәргә тотына, ул дулкынла­на башлый. Әйе, Марат  армия хезмәтен туты­рып кайткан. Егет, кыз­ны күрүгә, аны йомшак итеп кочагына ала һәм капка төбенә кадәр оза­тып куя. Кич кабат очра­шырга вәгъдә бирешәләр. Яшьләр, шулай итеп, оч­раша башлый.

Динә Айдарга хатла­рын хәзер сирәгрәк яза инде, ә бераздан арадагы хатлар бөтенләй тукта­ла. Динәгә Марат белән рәхәт. Сөйләшеп, сүзләре дә бетми.

Кызның мәктәпне тәмамлар көннәре дә якынлаша. Ул югары уку йортына китәргә әзерләнә. Яшьләр бергә булыр­га дигән ныклы карарга киләләр. Ә кыз беренче курсны тәмамлауга, Ма­рат Динәгә тәкъдим ясый.

… Инде Айдар да армиядән кайта. Аның нәкъ менә Динә исем­ле кыз белән очрашып йөри башлаганын иптәш кызлары Динәгә дә җиткерәләр. Барысы да үзеннән-үзе хәл ителде ке­бек. Тормыш дәвам итә. Марат белән Динә туйга әзерләнеп йөргәндә, шомлы хәбәр ирешә. Ай­дар, юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале төстә вафат бул­ган. Динә Айдар алдында үзен гаепле тоя. Шул хис аңа һич тә тынгылык бир­ми. Тик, язмыштан тамыш юк, диләр.

Марат белән Динә өй­ләнешәләр. Мәхәббәт җимешләре – беренче са­быйлары дөньяга килә. Яшь әни бик тә бәхетле. Тик, күпмедер вакыт яшәгәч, иренең үзенә карата сал­кынаюын сизә ул. Ир өйгә төн кунарга да кайтмый башлый. Динә караңгы төннәрне тәрәзә төбендә уздыра, меснәп йоклап ят­кан мәхәббәт җимешләре – улына карап, Маратын көтә. Бу инде Динәнең йокысыз төннәренең беренчесе генә түгел. Күзенә йокының әсәре дә кермичә, тулган айга ка­рап, очсыз-кырыйсыз уй­лар диңгезендә шактый йөзә ул. Ә бәлки, Айдарның күз яшьләре төшкәндер? Шикләнүләре аны үзеннән- үзе иксез-чиксез дәрьяга әйди. Динә белән Марат нинди бәхетлеләр иде бит. Алар тормышына соклан­маган кеше булмагандыр. Күз тигәндер, диючеләр дә булды. Мәхәббәтләре мәңге дә сүнмәс, сүрелмәс кебек тоелган иде бит. Төннәр буе кая йөри соң ир? Нигә өендә ямь югалды? Шулай йокысыз, икеләнүле, әрнүле бик күп көннәр, төннәр уза. Динә сабыр гына төеннең сүтелешен көтә. Авыр, бик авыр була аңа. “Барыбер ахыры булырга тиеш!” – ди ул һәм киләчәккә өмет белән карый.

Альбина Сабирова

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Бәйле