Винарис «мәхәббәтен» күрсәтте

Татар эстрадасы җырчысы Винарис Илъегет яңа «мәхәббәте» белән таныштырды.

Язның беренче көненә Винариска куян бүләк иткәннәр. «Балачактан куян һәм тутый кош турында хыялландым. Әмма тутый коштан куркам мин. Куянны бик яраттым. Әлегә исеме юк, уйлашабыз. Аның махсус ризыгы бар, шуны ашатам», — ди җырчы.

«Куянны кем бүләк итте соң?» — дигән сорауга: «Яратканым Гөлфиям», — диде Винарис. «11 мартта туган көнем була, анысына нәрсә бүләк итәр, күз алдыма да китерә алмыйм», — ди җырчы.

Чыганак: "Шәһри Казан" сайты

Бәйле