Айрат Рәфкать улы Нурутдинов «ШАЯН ТВ» каналына кунакка килде!

-- Лейла

3 март «ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ генераль директоры А.Р.Нурутдинов «ШАЯН ТВ» каналына кунакка килде!

“ТАТТЕЛЕКОМ” абунәчеләре безнең каналны инде ике ел карый. Бүген исә компания җитәкчесе контент булдыру барышын үзе килеп күрде.

Яшь журналистлар мөхтәрәм кунагыбызга тапшыруларның ничек эшләнгәнен сөйләде. Сүз уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналында хәзер 20 дән артык программа эфирга чыга.  Аларны алып бару гына түгел, бездә эшләүче малайлар һәм кызлар  сюжет төшерергә дә, монтажларга да өйрәнә. Телевизион блогерлар мәктәбенә йөрүчеләрнең хезмәтенә  Айрат Рәфкать улы да югары бәя бирде.

Каналның контентын үстерүгә «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе зур өлеш кертә.  Мөхтәрәм кунагыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады.

Очрашу бик җылы үтте! «ШАЯН ТВ»га булган игътибары өчен, «ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ генераль директоры А.Р.Нурутдиновка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий