Элвин Грей кемгә 1 миллион бирәчәк?

«БСТ» каналында Элвин Грейның «Яңа моң» программасы старт ала, аңа республика хакимияте урындагы бюджеттан 30 миллион сум акча бүлгән.

Шоуда җиңүче өчен бүләк 1 000 000 сум булачак, дип хәбәр иткән Радик Юлъякшин үзе.
— Миллион сум — «Яңа моң» халыкара музыка проекты суперфиналчысы бүләге. 800 катнашучыдан бары 58ен генә телевизион кастинг өчен сайладык, — дип белдерде җырчы.
Бүген тамашачылар сигез катнашучының чыгышын күрәчәк, ә аларны продюсер һәм режиссер Лина Арифуллина, Элвин Грей һәм Гөлназ Асаева бәяли.

Чыганак : "Кызыл таң"

Бәйле