Ләйсән Мәхмүтовага сихер салганнар?!

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова белән күптән күрешкән юк иде.

Очрашканда да, иркенләп сөйләшеп булмый. Йә ул ашыга, йә минем вакыт ягы тар. Ә бу юлы берничә минут кына булса да, сөйләшеп алдык.

Ләйсән, бервакыт күрәзәчегә барган идең. Аның ахыры ничек тәмамланды?

— Үзең беләсең, шулкадәр эшкә биреләбез, хәтта сумканы ачып карарга да вакыт юк. Бервакыт Казахстанга баргач, сумкамда тәртип ясарга булдым. Ә сумка эченнән өчпочмак кебек төрелгән кәгазь килеп чыкты. Шикләнеп кенә ачып карадым моны. Эчендә – нәкъ менә чиркәүдәге шәмнеке сыман эрегән кисәкләр! Мин аны шундук бәдрәфкә ташладым. Ул әйбер сумкама каян килергә мөмкин? Шунысы кызык: мин бу сумка белән артистлар янында гына йөрим. Эчкә шом керде бит. Күрәзәчегә бардым. Ул: “юлларыңа киртәләр куелган”, — диде. Бу – иң көчле сихерләрнең берсе икән.

Ләкин бу кара көчләр сине, киресенчә, көчле итә, Ләйсән. Әнә эшләрең ничек гөрләп бара! Кино турында әйтүем…

— Үзем эшли торган Казан шәһәр филармониясе артистлары катнашында “Көтегез, без киләбез!” дигән фильм төшердек. Җәй дәвамында төрле урыннарда төшерелде ул. Анда берьюлы 27 артист катнаша! Җырлар бик күп. Беренче тапкыр мондый зур состав белән эшләдем, чөнки барысын да күрсәтәсем килде. Ул бит тарихка кереп калачак. Хәтерлисеңме, “Уеннан уймак” фильмын? Ул – әти-әни исән чагында бөтен гаилә белән төшкән бердәнбер фильм. Нинди истәлек! Һәрнәрсәнең үз вакыты шул. Шуңа да мөмкинлек булганда, барысын да төшерәсе килә. Фильмның сценариен өчәү яздык – мин, Гөлшат Имамиева һәм Алсу Сөнгатуллина.

Җәй көне төшергәнсез. Пандемия комачауламадымы?

— Ничек кенә комачаулады әле! Берзаман бер-бер артлы артистлар авырый башлады. Иң аянычы – баянистыбыз чирләде. Аның роленә Тинчурин театры артисты Ренат Шәмсине чакырдык. Ренат баянда уйный белмәгәч, сюжетны үзгәртергә туры килде. Менә дигән итеп курайда уйнады! Ләкин пандемиянең бер яхшы ягын күрдем: ул чын кино артистларын ачты. Шушы фильмда мин 5-6 кешенең җырчы гына түгел, ә шәп кино актеры булуына инандым.

Әле тагын музыкаль спектакль дә куйгансың икән?

— Әйе, фильмга монтаж ясаганда, параллель рәвештә спектакль куйдым. Ул “Сабантуйга Австралиягә” дип атала. Спектакль юморга корылган. Үзем клуб директорын уйныйм. Мин биредә артистлардан яңа образлар булдырырга теләдем. Әйтик, спектакльдә сез Сиринә Зәйнетдинова, “Фәридә-Алсу”, Алсу Вәлиуллинаны һәм башка җырчыларны бөтенләй яңа образда күрә алачаксыз!

— Тагын нинди планнар белән яшисең?

— Идеяләр шулкадәр күп! Аларны филармония артистлары белән генә түгел, башка артистлар, гаиләм белән дә чынга ашырырга исәп, Алла теләсә.

Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак : "Шәһри Казан" сайты

Бәйле