Айдар Фәйзрахманов гаиләсендә шатлыклы вакыйга!

Җырчы сөенечле мизгелләренең фотосын күрсәтте.

Танылган җырчы, Г. Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның гаиләсендә зур шатлык! Айдар абый дүртенче тапкыр дәү әти булган! Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итә.

«Дүртенче тапкыр бабай булдым! Шөкер!», — дип язган артист.

Без дә Айдар абый Фәйзрахмановны чын күңелдән тәбриклибез! Сәламәт, ризыклы сабый булсын!

Чыганак : "Шәһри Казан" сайты

Бәйле