Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов: «Хөсетле кешегә төш сөйләргә ярамый»

– Мөхәммәт хәзрәт, дини яктан караганда, төш күрү нәрсә ул?

– Төш – кечкенә үлем. Аның булуы – Аллаһы Тәгаләнең хикмәте. Бу хикмәтнең берсе – нәкъ менә үлемне искә алудан гыйбарәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссәллам дә: «Ләззәтне җимерүчене, ягъни үлемне, ешрак искә төшерегез», – дигән.

– Начар төшләрне – шайтан төшләре диләр. Төшләрнең тагын нинди төрләре була?

– Төшләрнең өч төре була. Аларның беренчесе – Аллаһы Тәгаләдән, икенчесе – шайтаннан. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләр күп очракта хәерле була. Алар нәрсә дә булса хәбәр итеп, йә булмаса, кисәтеп керә. Шайтан төшләре исә мәгънәсез була.  Кешенең күңелен төшерү, куркыту, адаштыру өчен керә. Адәм баласы бер әйбер турында бик озак уйлап йөрсә, ул шулай ук төшкә керергә мөмкин. Мондый төшләр өченче төркемгә карый.

– Төшеңне башка кешегә сөйләргә ярыймы?

– Яхшы төш керсә, аны сөйләргә ярый. Әмма бер шарт бар: сөйләгән кешең хөсетлелек белән авырмаска тиеш. Ягъни хөсетле кешегә төш сөйләргә ярамый. Начар төш керсә, «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим», дип әйтәсез дә икенче якка борылып ятасыз. Андый төшне беркемгә дә сөйләргә ярамый. Гомумән, начар төшләр керсә, куркырга кирәкми. «Хәерлегә булсын!» – дип дога кылыгыз да тынычланыгыз.

– Төштә елланнарны еш күрү бозык булганнан түгелме?

– Яхшы төшләр бик сирәк кереп, гел начар төшләр күрсәгез, шул ук елланнар белән саташсагыз, ул, дөрестән дә, бозык яки күз тию турында кисәтергә мөмкин.

– Мәрхүм туганың ямьсез итеп ачуланып яисә кәефсез килеш төшкә керсә, борчылырга кирәкме? Моны нәрсә дип аңларга?

– Үлгән кеше төшкә нинди генә рәвештә керсә дә, моны иң беренче чиратта үлем турында искә төшерү дип кабул итәргә кирәк. Шул ук вакытта мәрхүмнәр төшкә кергәч, алар рухына дога кылып, сәдака бирү хәерле санала.

– Иртәнге якта кергән төшләр тормышка аша торган була диләр…

– Төшләр кабул була торган билгеле бер мизгел, билгеле бер вакыт юк. Болар бар да – кеше уйлап чыгарган гыйбарә.

– Бүген төш юрау китаплары, интернетта төш юрау сайтлары бихисап. Аларда язылганнарга ышанырга, аларга таянып төш юрарга ярыймы?

– Мондый төш юрау китаплары хикәя кебек язылган. Интернеттагы имеш-мимешкә нигезләнгән язуларны да хак итеп кабул итәргә тиеш түгелбез. Аларның берсенең дә асылы юк. Мондый китапларга, интернеттагы мәгълүматка таянып төш юрарга кирәкми. Алда телгән алынган асылны Коръән һәм сөннәттә табарга мөмкин. Мәсәлән, андагы пәйгамбәрләр юраган төшләргә таянырга була. Төш юрау тормыш тәҗрибәсе белән дә килергә мөмкин. Берничә тапкыр бер үк төрле төш күргәннән соң бер үк вакыйгалар кабатланса, аның ни өчен кергәнен чамалый башлыйсың. Мисал өчен, абыем төшендә зур теше төшкәнен күрсә, якыны үлә дигәнне аңлата иде.

– Йоклаганда начар төшләр кермәсен өчен ни эшләргә кирәк?

– Начар төшләр кермәсен, шайтанның зыяны тимәсен өчен йоклар алдыннан «Аятел-көрси» сүрәсен укып ятарга кирәк. Йокларга ятканда тәһарәтле булу да шарт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссәллам йоклар алдыннан «Ихлас», «Фәләк», «Нәс» сүрәләрен укып, бөтен тәнен сыпырып ята торган булган. Ә инде начар төш керә калса, әйткәнемчә, «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим» дип, икенче якка борылып ятарга кирәк.

Матур төш күрү өчен укыла торган дога:

«Нүэминү билләәһи нәсику – билләәһи нәруддү үмүүранәә иләллааһи вә хәсбүнәллааһү вә нигьмәл-вәкиил. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим».

Мәгънәсе: «Аллаһыга ышанабыз. Эшләребезне Аңа тапшырабыз. Аллаһ нинди гүзәл вәкилдер! Аңардан башка көч һәм куәт иясе юктыр».

Динә Гыйләҗиева

Фото : «Ватаным Татарстан»

Чыганак: "Ватаным Татарстан" сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий