Таксида барган татарстанлының үлем сәбәбе нидә?

Фаҗига Казан таксиларының берсендә була. Өлкән яшьтәге ир такси белән өенә кайтканда вафат була. Таксист моны күрсәтелгән адреска барып җиткәч кенә күреп ала.

Таксист сөйләвенчә, машинада пассажир бик нык ютәлләгән. Өйгә килеп җитәрәк таксист ир-атның аның сорауларына җавап бирмәвенә игътибар итә. Хәлне аңлап, машина йөртүче коткару хезмәтен чакырган.

Мәрхүмне күршеләре таный. Билгеле булганча, ир-ат ялгыз яшәгән һәм хроник авырулар, шул исәптән артриттан җәфа чиккән. Шуңа күрә аңа йөрергә авыр була, һәм ул даими рәвештә такси хезмәтеннән файдалана. Ир-атның үлем сәбәпләрен экспертларга ачыкларга туры киләчәк.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Бәйле