Туй вакытында тамада вафат булу сәбәбе нидә?

Волгоградта туй вакытында тамаданың хәле китеп егылган.

Кунаклар аңа ярдәм итәргә тырышканнар һәм ашыгыч ярдәм чакырганнар, дип яза МК-Волгоград.

Тик ул хастаханәгә барган вакытта үлгән. Мәҗлестә катнашучы
әйтүенчә, тамада бәйге оештырган булган һәм аның биремнәрен үтәгән вакытта хәле китеп егылган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Хатынның өч баласы ятим калган.

Чыганак : "Ватаным Татарстан"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий