Винера Ганиева:“Концертларда кияү эзләр, кияүгә чыгар өчен катнашмыйм”

Миңа тозсыз, төрле килде-китте комментарийлар җибәрә күрмәгез ди ул тамашачыларына мөрәҗәгать итеп. 

“Инстаграм дуслар, менә нәрсә әйтәсем килә. Миңа тозсыз, төрле килде-китте комментарийлар җибәрә күрмәгез. Концертларда катнашам икән, кияү эзләр, кияүгә чыгар өчен катнашмыйм. Ул минем хезмәтем, ризыгым. Ничек мин коммуналь хезмәтләр өчен түләргә тиеш, ничек мин яшәргә, нәрсә ашарга тиеш? Шуны белегез… Мин Камил абыегызны гомер буе яраттым, яратачакмын. Безнең мәхәббәтебезгә мин тугры калачакмын. Минем кәефемне төшерәм дип тозсыз сүзләр яза күрмәгез, зинһар. Шуңа күрә комментарийлар юк”, – дигән ул.

фото: «Татар-информ» МА

Чыганак: "Шәһри Казан"

Бәйле