Рифат Фәттахов ни сәбәпле Ваһапов фонды оештырган «4-әү» концертына килмәгән?

Казанда Ваһапов фондының “4-әү” дип исемләнгән концерты узды. Тамаша сюрпризларга бай булды. Хәер, ваһапочылар шаккаттыра белә, шуңа күрә аларның һәм концертына барырга тырышам.

Беренчедән, “4-әү” концертының катнашучылары ул дүрт җырчы – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов һәм Зәлилә. Гыйнвар аенда Зәлиләнең репетиция вакытында тавышы өзелүе турында язган идек. Шуннан бирле җырчы кызның тавышы һаман көйләнмәгән икән, ул концертта юк иде. Ләкин ваһаповчылар теләсә нинди ситуациядән чыгу юлын таба белә: концертка яшь җырчы Сөмбел Заһидуллинаны чакырганнар. Сөмбелнең тавышы бик көчле. Баянга да кушылып җырлады, эстрада җырларын да башкарды. Халык аны яратты, җылы кабул итте.

Икенчедән, концертта алып баручы булмады. Тамашаны җырчылар үзләре алып барды. Сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова икән. Сюжет буенча, яшьләр концертка әзерләнә: концертка исем уйлый, җыр һәм кием сайлый. Шуңа да беренче җырларын спорт киеменнән башкардылар. Егетләр бер-берсенең җырларын җырлады. Монысы да кызык “эксперимент”.

Бер язмамда җырчы алып баручы эшен дә белергә, сөйләме матур булырга тиеш, дип язган идем. Гөлсирин дә, Азат та, Рәнис тә әйбәт алып барды. Аеруча Гөлсирин үз ролен оста башкарды. Юморга да, җитдилеккә дә осталыгы бар. Кечкенә дә төш кенә, диләрме әле? Үзе әйтүенчә, сүзләре күп булгач, ерып чыга алырмынмы икән дип, борчылган булган. Ләкин җырчы театр артисткаларыннан ким түгел иде.

Юмор дигәннән, елмайткан урыннар аз булмады. Әйтик, Гөлсириннең Азатка кызлар күзе төшмәсен дип, бабайлар кия торган шакмаклы күлмәк белән күзлек кидертүе, Рәниснең хатын-кызга “тик торганда” чәчәк бирмәскә, беренче чакырудан бармаска дип Азатка киңәш бирүе, ә үзенең хатыны шалтыраткач, абына-сөртенә телефонга чабуы һәм башкалар бик күңелле булды.

Өченчедән, сәламәтлеге какшау сәбәпле, концертка Р.Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов килмәде. Аның каравы, без продюсерны экранда күрдек. Рифат әфәнде җырчылар белән скайп аша элемтәгә чыкты. Янәсе, концертка әзерлекне тикшерә. Залда ул булмагач, хәтта сәер булды. Яшьләр дә дулкынлангандыр. Сәхнә “әти”ләреннән башка тамашачы алдында имтихан тоту икеләтә җаваплыдыр дип уйлыйм.

Концерттан ниндидер җиңел һәм рәхәт тойгылар белән кайттым. Сүз репертуар турында түгел. Тамашада дәртле җырлар да, моңсу җырлар да яңгырады. Баянга (баянда Әлфис Галимуллин белән Ильяс Шәрипов иде) кушылып та җырладылар. Махсус кунак буларак “Караш” төркеме дә чыгыш ясады. Тик соңгы вакытта караган концертларда артистлар тормыш юлларын сөйләп, тамашачыны тәмам елатып, күңелдә каршылыклы хисләр уятты. Ә “4-әү” концертыннан андый авыр “йөк” белән кайтмадым мин, еламадым да. Әйтәм бит, бик рәхәт булды…

Эльвира Шакирова

Фото: «Шәһри Казан»

Чыганак: "Шәһри Казан" сайты

Бәйле