Путин Медведевны яңа вазыйфага билгеләгән

Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевны Президент карамагындагы фән һәм мәгариф советы рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләгән. Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында бу җәһәттән тиешле указ басылып чыккан.

Совет составына шулай ук Путинның ярдәмчесе Андрей Фурсенко һәм Иминлек советы секретареның беренче урынбасары Юрий Аверьянов кертелгән.
Дәүләт башлыгы указында билгеләп үтелгәнчә, совет фән-техника һәм мәгариф өлкәләрен үстерү, Россиянең фәнни үсешендә өстенлекле юнәлешләрне билгеләү, шулай ук Президентның аерым карарын таләп иткән дәүләт әһәмиятендәге инновацион проектлар һәм программаларны эшләү, аларны тормышка ашыру турында карарлар кабул итү өчен булдырылган.

фото: Газета. ру

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Бәйле