- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
20 марттан Русиядә кайбер гражданнар өчен ял алу кагыйдәләре үзгәрде.
18 яшькә кадәр өч, яки аннан да күбрәк баласы булган хезмәткәрләр хәзер иң кече балага 14 яшь тулганчы уңайлы вакытта түләүле еллык отпуск ала алачак. Элегерәк мондый өстенлекләрне 12 яшькә кадәр өч, яки аннан да күбрәк баласы булган ата – аналар куллана ала иде. Закон проектына аңлатма язмасында әйтелгәнчә, бу ата – аналар балаларга күбрәк вакыт багышлый алсын өчен эшләнә. Бу шулай ук ата-аналарга бер вакытта ял итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак : "Өмет"