Наилә Халитова: “Нияз каберенә таш кирәк”

Атказанган фән эшлеклесе, архитектор Нияз Хәлитовның хатыны Наилә ападан хәбәр килеп төште. Ул иренең каберенә таш куя алмавына борчылуын җиткерде. Үзенә шалтыратып, хәлне ачыкларга булдык. Исегезгә төшерәбез, Хәлитовларның улы Рәйхан 2016 елда сәяхәт вакытында авариягә эләкте. Нияз абый исә, 2017 елда, бер ай эчендә яман чирдән үлеп китте.

– Мин ташны башта үзем куярмын дигән идем. Тик мөмкинлегебез җитмәде. Улым Рәйхан да фаҗигадән соң имгәнеп калды бит. Сәламәтлеге юк. Шөкер, кулын селкетә башлады инде. Бик күп операцияләр кичерде. Менә тагын берне ясаячаклар. Ике пенсиягә яшибез, – ди Наилә апа.

Дөрес, туганнары, дуслары ярдәм итеп тора икән. Күчтәнәчләр алып килүчеләр дә шактый. Наилә апа болай булына бик уңайсызлана. Таш белән чәчәкләр өчен махсус урын ясап бирү 86 меңгә чыга икән.
– Мин Ниязның барлык китапларын Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына тапшырдым. Алар моның өчен бераз акча да биребез дигәннәр иде. Ташны арзанны гына куйдырыр идем, әмма Ниязның каберенә килгән кешеләр аңламас дип уйлыйм. Исеме билгеле, республика өчен эшләгән эшләре дә байтак иде бит аның. Кешедән сорарга бик кыенсынам. Әмма башка чарам юк. Акча җыелса, тиененә кадәр хисап тотачакмын, – ди Наилә апа.“ВТ” хәбәрчесе язма әзерләгәнче, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән элемтәгә керде. Кабул итү бүлмәсендәге ханым мине тыңлагач, көн дәвамында җавап биребез дип телефон номерын алып калды. Кичке якта, алардан хәбәр килде.
– Без Наилә ханым белән элемтәгә кердек. Нияз Халитовның китаплары өчен аңа 50 мең күләмендә акча бирәчәкбез. Иртәгә ул университетка килә, – диделәр. Китаплар өчен акча бирелсә дә, 36 мең сум өстәргә туры киләчәк. Шуңа да без газета укучылардан Нияз Халитовка таш кую өчен ярдәм итүләрен сорыйбыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак һәм фото: "Ватаным Татарстан"

Бәйле