«Шаян ТВ» «Биюbattle»га чакыра

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалы яшь биючеләрне (бию осталарын) өр-яңа проектта – «Биюbattle» — «Бию баттл»да катнашырга чакыра!

«Биюbattle» ул – заманча музыка дәрте, халык биюе эстетикасы һәм классик хореография нәфислеге!

Барлык буш вакытың хореография залларында үтәме? Ул чакта сиңа батман, пируэт, дроп сүзләре таныштыр, ә инде биюне – хәрефләр тезмәсе генә түгел, үзеңнең яшәү стилең итеп күрәсеңдер, димәк, бу проект синең өчен!

Соло, дуэт яки тулы бер коллектив; заманча халык биюе яки эстрада хореографиясе – теләгәнен сайла!

Уңышыңны сына! Үзеңнең иң яхшы биюче икәнеңне күрсәтергә шәп мөмкинлекне кулдан ычкындырма!

Тулырак мәгълүмат, катнашучы гаризасы һәм бәйге турында нигезләмә shayantv.ru сайтында.

Фестиваль 2021 елның 1 мартыннан 20 июненә кадәр үтә.

Яшь чикләве — 6 – 15 яшь.

 

Бәйле