Быел ураза кайчан башлана һәм тәмамлана, фидия һәм фитр сәдакасе күләме күпме?

22 мартта Татарстан Диния нәзарәтендә Голәмәләр һәм Казыйлар шурасының киңәйтелгән утырышында хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытын, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санын, фидия һәм фитр сәдакаләре күләмен билгеләде.

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, 13 апрельдә — уразаның беренче көне, 12 майда — уразаның соңгы көне. 12 апрельдә — беренче тәравих намазы, 13 майда — Ураза бәйрәме була.

Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят түләү өчен нисабны 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча).

Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 700 сум.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Тәравих намазы 20 рәкәгать укыла. Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында нәзарәт өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

Чыганак: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте

Бәйле