Илгизәр Рәхимов: “Акчарлаклар иртә кайтты, су күп булыр”

Быел кышын иң җылы көне дип 25 гыйнвар, иң салкыны дип 23 февраль теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтте. Ул шулай ук быел карның күп булуына да тукталды.

– Казанда ел саен кар биеклеге арта. Быел бездә кар тулысынча апрельдә эреп бетәчәк, – ди ул. – Декабрьдә Казанда явым-төшемнең нормага тулып җитмәве күзәтелде. Гыйнвар һәм февраль айларында кар явып китте, ә менә март ае явым-төшемнәр нормасын тутыра алмый. Май аенда республикада явым-төшемнең аз булуы көтелә.
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор Юрий Переведенцев исә яңгырсыз май өчен борчыла.

– Май-июнь айлары – алар авыл хуҗалыгы өчен аеруча мөһим айлар, чөнки бу вакытта вегетация чоры башлана. Иң куркынычы — май аенда яңгырлар җитмәве. Икенче яктан караганда, быел бездә зур кар запасы бар. Яз җылы килсә, кар эреп елгаларга агачак.Әгәр яз гадәти, яңгырлы яки озакка сузылса, дым туфракка китәчәк, – ди ул.
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев та, майның коры, июнь аеның яңгырлы булуын фаразлаган иде.
– Чын яз апрель башында киләчәк, – диде ул.
Белгечләр дә көннәрнең матур торасын фаразлый. Иртәгәдән кояш та җылы нурларын кызганмаячак. Апрель аенда исә, көннәр тагын да җылытачак. Юрий Переведенцев болай торса, су басу да ихтимал, ди.
Ә менә КФУ профессоры, орнитолог Илгизәр Рәхимов та үз күзәтүләреннән чыгып, быел су күп булыр, ди. Баксаң кара каргадан алдан акчарлаклар кайткан. Алар иртәрәк кайтса, су күп булачак икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Бәйле