8 хезмәттәшен аткан Рамил Шәмсетдиновны апрельдә кабат суд көтә

Апелляция суды Рамил Шәмсетдиновка карата шикаятьләрне карау утырышын 21 апрельгә билгеләде. Бу хакта мәгълүмат суд картотекасында урнаштырылган.

21 гыйнварда Читаның икенче Көнчыгыш округы хәрби суды Рамил Шәмсетдиновны хәрби частьтагы атыш өчен 24 ел ярымга катгый режимлы колониягә хөкем иткән иде. Ул сигез хезмәттәшен үтерүдә һәм тагын ике кешене үтерергә омтылуда гаепләнә.

Шулай ук суд карары буенча ул һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең туганнарына 9,8 миллион сум түләргә тиеш. Хөкем карарыннан яклау ягы да, зыян күрүчеләр дә риза түгел.

Адвокатлар үз шикаятьләрен тапшырган, алар хөкем карары йомшаграк булырга тиеш дип саный. Присяжный утырышчылар Рамил Шәмсетдиновка карар срогы киметелергә тиешлеген раслаган карарны чыгарган. Чөнки ул юктан гына җинаять кылмаган, аны хәрби частьта мыскыл иткәннәр, ә хөкем ителүче үзе суд тикшерүе барышында гаебен танып, тикшерү эшенә ярдәм иткән. Алардан ике апелляция шикаяте килгән. Тагын берсен зыян күрүчеләрнең адвокаты Рамил Шәмсетдиновка җәзаны катгыйландыруны сораган.

Соңрак хәрби прокуратура барлык шикаятьләрне дә инкарь иткән.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий