Өйгә чакыру буенча килгән табибны кыйныйлар

-- Лейла

Башкортстанда 30 еллык стажылы, чакыру буенча килгән, участок табиб-терапевтын кыйнаганнар. Медикка һөҗүм итү турында гаризаны полиция кабул иткән инде.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, терапевт авыру чакыруы буенча өйгә килгән. Табиб өлкән яшьтәге ирне карый, амбулатор картада язу ясый, һәм шул вакытта ир-ат аңа һөҗүм итә. Хатын-кызны башларына һәм кулларына сугалар, халатын ерталар. Авыру белән бергә аның кызы да була, ул да карау вакытында үзен агрессив  тора.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан сәламәтлеккә китерелгән зыянның авырлыгын билгели торган экспертиза билгеләнгән. Сүз уңаеннан, зыян күргән кеше 2017 елның иң яхшы табиб-терапевты булып тора.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле