Чикләүләрне апрельдә бетермәкчеләр?

-- Лейла

Республикада коронавирус чикләүләрен апрель башында бетерелергә мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Чикләүләрне бетерүгә вакцинация темпы һәм хокук бозулар саны кебек күрсәткечләр йогынты ясаячак. Ведомство мәгълүматлары буенча, узган атна эчендә төрле объектларда: сәүдә, җәмәгать туклануы, белем бирү учреждениеләрендә чикләүләрне бозучылар проценты арткан.

«Вәзгыятьне барыбер дә карыйбыз, вакцинация темплары буенча мониторинг уздырачакбыз, барысы да бергә. Апрель башында ниндидер карарга килергә мөмкин булачак, безнең тәкъдимнәрне без республика Хөкүмәтенә җибәрәчәкбез», — диде Авдонина.

Чыганак: Реальное время

Бәйле