Атна башында Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Лейла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә — тирә мохитне күзәтү идарәсе якындагы көннәрдә Татарстанда һава торышы фаразын бирде-атна башында  10 градуска кадәр җылытачак.

Якшәмбе, 28 мартта, аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем көтелми. Төнлә 2-7 градус, көндез температура  7 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда-бозлавык.

Дүшәмбе, 29 мартта, синоптиклар фаразлары буенча, алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы -9 градуска кадәр, көндез 9 градуска кадәр җылы булачак.

Сишәмбе, 30 мартта, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә -3-8 градус, көндез температура  10 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: Бизнес онлайн
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий