Россиялеләрне җәй сөендерме?

-- Лейла

Җәен Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы нормадан бераз югарырак булачак. Бу хакта URA.RU «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.

«Җәй шактый яхшы булачак. Җәй „кызгылт сары“ булачак — тиешле нормадан бер-ике градуска җылырак. Мин аны «персик» дип атар идем. Өстәвенә, июнь һәм август айларында явым-төшем күләме буенча норма чикләрендә булса, июль аенда явым — төшем дефициты көтелә, ул айлык норманың берничә дистә процентына җитәргә мөмкин», — диде метеоролог.

Тишковец сүзләренә караганда, Россиянең үзәк өлешендә җәйге һава торышы биредә ял уздыру өчен идеаль булачак, шулай ук уңышта уңышлы чагылыш табачак.

Чыганак: Бизнес-онлайн

Бәйле