Су басу кайсы торак пунктларга яный?

-- Лейла

Татарстанда агымдагы язда су ташу өчен шартлар күп: аномаль югары температура һәм мул явым-төшем кар эрүгә китерә, дип хәбәр итте КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.

Аның фаразлавынча, республикада су басу зонасында берничә торак пункт калырга мөмкин. Аерым алганда:

ТР Биектау районының Чубарово, Чыпчык һәм Коркачык авыллары;
Теләче районының Караширмә авылы;
Питрәч районының Үзәк поселогы;
Кайбыч районы Чүти авылы;
Буа районының Нур-Вахитов авылы.
Переведенцев искәртеп узганча, синоптиклар Татарстанда елгаларның боздан ачылуы апрельнең икенче декадасына фаразлый.

«Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, ял көннәрендә көндезге һава температурасы 8 градуска якын булыр дип көтелә. Бу климат нормасыннан 3-4 градуска югарырак. Шимбә көнне 5 мм явым-төшем көтелә», — дип хәбәр итте Переведенцев. Ул шулай ук киләсе атна башында Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы урнашачагын әйтте.

Чыганак: Реальное время

Бәйле