Коронавирус пандемиясенең кайчан бетәчәге билгеле булды

-- Лейла

Коронавирус пандемиясе август аенда тәмамланырга мөмкин. Шул ук вакытта, җәен инфекция йоктыручылар кимеп, йөз, хәтта берничә очрак кына теркәлүе дә ихтимал. Роспотребнадзор эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор киңәшчесе Виктор Малеев шундый фаразы белән уртаклашты. «Россиядә коронавирус эпидемиясе август аенда төгәлләнергә мөмкин, чөнки күп кешеләрдә иммунитет барлыкка киләчәк», – дип белдерде ул “РИА Новости” агентлыгына.

Әмма сезонлы авыру булганлыктан, көзен илдә инфекция йоктыручыларның саны янә артуы бар. Өстәвенә бу чорда кешеләр ялдан кайта һәм бер-берсе белән ешрак аралаша башлый.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле