Татарстанда киләсе эш атнасында нинди һава торышы көтелә

-- Лейла

Дүшәмбе көнне, 5 апрельдә, Татарстанда көндез 3-8 градус җылылык көтелә. Шул ук вакытта урыны белән аз гына кар һәм яңгыр булуы мөмкин, дип белдерә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Сишәмбе көнне, 6нчы апрельдә термометр баганалары төнлә -1 дән -6 градуска кадәр тирбәләчәк, көндез — 5 дән 10 градуска кадәр күтәреләчәк. Синоптиклар явым-төшем көтелми, дип хәбәр итз. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле