Нәзарәт IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә

-- Лейла

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә. Күптән көтеп алынган ифтар 7 майда “Kazan Expo” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу көнне бергәләп намаз уку һәм авыз ачу өчен дәрәҗәле кунаклар, эшкуарлар һәм мохтаҗ катлам вәкилләре җыелачак: күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, сәламәтлеге чикле булган кешеләр… Оештыручылар – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган Авылым” милли-туристик комплексы.

Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 14-75 яшьлек меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Волонтер булу өчен түбәндәге форманы тутырырга яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк.

Гаиләгез белән килеп, әлеге зур чараның бер өлешенә әйләнегез!

Чыганак: ДУМРТ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий