Казанда IX республикакүләм ифтар узачак

-- Лейла
2021 елның 11 маенда Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – IX республикакүләм ифтарга җыелачак. Республикакүләм ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә. Быел ифтар «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданында узачак һәм 5 мең кешене бер өстәл артында җыячак, алар арасында гади мөселманнар да, мохтаҗлар һәм азкеремлеләр дә, җитәкчеләр дә, эшкуарлар да, төбәкләрдән килгән кунаклар да булачак. Моннан тыш, шул ук көнне «Ак Барс Арена» стадионында мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар җыелмалары таратылачак.

Чараның катнашучылар санын киметү республикадагы эпидемиологик хәл белән бәйле, ә аның үткәрү урынын алыштыру быелгы Рамазан аеның сезоны һәм ифтарга килүчеләр өчен уңайлы шартларны тәэмин итү белән бәйле. Ифтар санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә саклану чараларын үтәп оештырылачак.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризыкларны өләшү һәм соңыннан табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкән 500 волонтер җәлеп ителде.

Республикакүләм ифтарны үткәрүгә теләгән һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Моның өчен оештыручылар ураза тоткан кунакларның авыз ачуын оештыру өчен акча җыюны игълан итте. Хәдисләрдән билгеле булганча, ураза тоткан дин кардәшне туендыру өчен әҗер-саваплар бирелә. Шунысы мөһим: иганә күләме ирекле, булышырга теләгән кеше, акчаны үз  мөмкинлегеннән чыгып күчерә ала. Республика ифтарын оештыруга финанс ярдәмен смс хәбәр белән «Ифтар» дип язып, 7715  кыска номерына җибәрергә мөмкин. СМС бәясе элемтә операторы тарифына карап, 50 сумга якын, СМС хәбәрдә теләсә кайсы сумманы күрсәтергә була. Мәсәлән: “Ифтар 500” яки “Ифтар 1000”. Акчаны банк картасына яки реквизитларга да күчерергә мөмкин:

1) 5469 6200 1751 2813 санлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.);

2) «Зәкят» фондының хисап счетына

Оешманың тулы исеме

«Зәкят» Хәйрия Фонды

Оешманың кыскартылган исеме

«Зәкят» Фонды

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят».

Генераль директор Мәрданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан ш., Лобачевский ур., 6.

Фактик адрес: 420021, ТР, Казан ш., Тукай ур., 89.

Телефон 89872253322

Аллаһ Илчесе ﷺ хәдисендә болай дип әйтелә: “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кешенең гөнаһлары гафу ителер, җаны җәһәннәмнән ерак торыр, һәм аңа ураза тотучы савабы бирелер, ураза тотучының савабы бер дә кимемәс. Аллаһы Тәгалә ураза тотучыны ашаткан кешене сыегайтылган сөт, бер хөрмә җимеше яки бер йотым су белән сыйлар. Ураза тотучыны туйганчы ашаткан кешегә Аллаһы Тәгалә минем чишмәдән су эчертер, һәм шуннан соң ул Җәннәткә кергәнчегә кадәр беркайчан да сусауны тоймас”.

Чыганак:  ДУМ.РТ

Бәйле