Май бәйрәмнәрен озынайталар. Ничек ял итәчәкбез?

-- Лейла

Россия Президенты Владимир Путин май бәйрәмнәре арасында эш көннәре булмаячагы турында игълан иткән.

Дәүләт башлыгына мондый тәкъдимне Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова җиткергән. Шулай итеп, Россия халкы 1нче майдан 10ысына кадәр тоташ ял итәчәк, дигән сүз.

“Татьяна Алексеевна белән, коллегаларыбыз, галимнәр, табиб-эпидемиологлар, субъектлардагы баш санитар табиблар белән бик озак киңәшләштек. Коллегаларыбыз май ае ялларын тоташ итәргә кирәклеге турында сөйли”, – дигән Попова Президент һәм вице-премьер Татаьяна Голикова белән видеоконференция режимында үткәрелгән очрашу барышында.

“Кирәк дип саныйсыз икән, яхшы, шулай эшлиячәкбез, бүген мин тиешле указга кул куячакмын”, – дип җавап биргән Россия Президенты

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле