Бу ялларда нинди һава торышы көтелә?

-- Лейла

Синоптиклар хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә Татарстанда җылытып җибәрәчәк.

23 апрельдә көндез 13-18, төнлә 2-7 градус җылы булачак. 24ендә һава температурасы 10-15 градуска кадәр күтәрелә, ә аннары тагын бераз суытып җибәрәчәк.

Якшәмбе көнне яңгыр явуы һәм көчле җил булачагы фаразлана. Төнлә 5-7, көндез 12-14 градус җылы булачак. Дүшәмбе яңгыр явуы көтелә. Ә сишәмбедән явым-төшемнәр туктар дип хәбәр ителә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле