Рифат Фәттахов белән Ришат Төхвәтуллин ничек дуслаша?!

-- Лейла

Танылган җырчы Ришат Төвәтуллин белән Рифат Фәттахов дуслашканнар. Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында хәбәр итте.

-Сабыр төбе сары алтын диләрме әле?! Монда артык сүз сөйләп торырга кирәк түгелдер дип уйлыйм. Барысына да сез үзегез шаһит, хөрмәтле тамашачылар! Күп еллар буена күңелне тырнап торган бу хәлнең Изге Рамазан аенда шулай уңай хәл ителүе өстән авыр йөк төшүе белән бер, могҗиза кебек! — дип яза Ришат үзенең инстаграмында.

-Рәхмәт, Ришат, концертың өчен! Ул чакырды — мин килдем! Рамазан — бер-береңне гафу итү, дуслашу ае, — ди Рифат Фәттахов үзе.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий