Ютазыда хатын-кызлар арасында Россиякүләм II Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк

-- Лейла
2021-нче елның 29-нчы маенда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында Россиякүләм II Коръән укучылар бәйгесе уздырылачак. Конкурс Коръән буенча белемнәрне арттыру һәм киләчәктә дә мөслимәләрнең Кәлам Шәрифне яттан өйрәнүгә омтылышларын үстерү, хатын-кызларның Аллаһының Китабын иң камил рәвештә ятлауларын, матур тавыш белән, авазларны дөрес әйтеп, барлык кагыйдәләр белән укуларын ачыклау, аларның Коръән фәне буенча казанышларын билгеләп үтү максатыннан үткәрелә.

Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен гүзәл затларның яше чикләнмәгән. Төп шарт – катнашучы туташлар һәм ханымнар Россия гражданы булырга, Коръән хафизлар әзерләү яки Коръән ятлау үзәге шәкертләре булмаска тиешләр. Узган елгы бәйгедә җиңүчеләргә бары биш җүзне яттан белү номинациясендә катнашу шарты куела.

Конкурс ике номинациядә уздырыла: Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) белү һәм Коръәннең биш (26, 27, 28, 29, 30) җүзен белү. Әлеге җүзләрне яттан укудан тыш, төп таләпләр булып мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (дөрес укый белү) кагыйдәләрен белү, Коръәнне дөрес уку тора.

Һәрбер конкурсант бары бер генә номинациядә катнаша ала.

Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе Татарстан мөфтияте, Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы мөхтәсибәте һәм район хакимияте катнашында Урыссу бистәсе Мәдәният йорты бинасында үткәреләчәк. Катнашу өчен гаризалар 2021-нче елның 5-нче маена кадәр [email protected] почтасына кабул ителә (кушымтада бирелгән анкетаны тутырып җибәрү кирәк). Сайлап алу туры 28-нче майда 12.00 сәгатьтә “Фәнис” мәдрәсәсендә булачак. Ә конкурс үзе 29-нчы майда 8.30 сәгатьтә район Мәдәният йортында ачыла. Катнашучылар һәм аларны озата килүчеләр өчен бушлай туклану оештырылачак һәм яшәү урыны биреләчәк. Белешмәләр өчен телефон: 89274826912, 89274782509.

Биш җүзне белү номинациясендә җиңү яулаучыга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк, ә 3 җүзне яттан белү номинациясендә беренче урын алучыга Ютазы районы башлыгының махсус бүләге тапшырылачак. Калган призерлар һәм катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак. Исегезгә төшерәбез: узган елны Урыссуда хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе 25-нче гыйнварда уздырылган иде.

Чыганак: ДУМ РТ

Бәйле